Татарстанның җирле җитештерүчеләрен хуплау өчен, Казанда ай саен «Муллык» сәүдә фестивале узачак

24-28 сентябрьдә Казанның «Спорт сарае»нда Татарстан буенча беренче «Муллык» сәүдә фестивале уздырыла. Казан халкы фестивальдә җирле җитештерүчеләр әзерләгән продукцияне арзан бәядән сатып ала алачак. Чара кысаларында танылган артистлар һәм блогерлар катнашында күңелле концерт та көтелә. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге фестиваль җитештерүчеләр өчен продукцияләрен киң аудиториягә таныту һәм брендны ныгыту, кулланучылар даирәсен арттыру, мәгълүмати һәм административ ярдәм алу мөмкинлеге булып тора. Сәүдә фестивале Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге, Татарстан Халыклары ассамблеясе ярдәме белән «БАЙРАК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан уздырыла.

Мәйданчыкта азык-төлек, кием-салым һәм аяк киемнәрен, текстиль товарларны, бизәнгечләрне, халык сәнгать кәсепләре эшләнмәләрен тәкъдим итә торган сәүдә нокталары эшләячәк.

Шәһәр халкын сәгать 10:00дән 22:00гә кадәр Мәскәү урамы, 1 йорт адресы буенча көтәләр. Фестиваль бушлай уздырыла. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, чара һәр ай саен: 22-26 октябрь көннәрендә, 26-30 ноябрьдә һәм 17-21 декабрьдә үткәреләчәк.

Тулырак мәгълүматны «Муллык» рәсми сайтында яисә +7(917) 269-64-71 телефон номеры аша шалтыратып белергә була.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре