Кичә – 28 ноябрьдә Дәүләт Думасының профильле комитеты бердәм гавами хакимият системасында җирле үзидарәне оештыру турында яңа закон проектына төзәтмәләрне хуплаган.
Закон проекты авторы депутат Павел Крашенинников журналистларга Татарстанның бу мәсьәләгә карашы (кичә республика Дәүләт Советы утырышында җиткерелде) буенча фикерен белдергән. Бу хакта “Ведомости” яза.
“Татарстан җирле үзидарәнең ике баскычлы системасын саклауны күздә тоткан төзәтмәләр тәкъдим итте”, – дип билгеләп үткән Крашенинников. Аның басым ясап әйтүенчә, Татарстанда җирле үзидарә системасы әйбәт эшли, анда кадрларга кытлык юк, ләкин күп кенә төбәкләрдә хәлләр башкача.
“Закон кабул ителгәч, җирле үзидарә органнарын кыскарту һәм стандартлаштыру, вәкаләтләрне тәгаенләштерү хисабына идарә нәтиҗәсе яхшырачак. Моннан тыш җирле үзидарә турында бүгенге закон күп кенә законнарга каршы килә инде”, – дигән Крашенинников.
Аның әйтүенчә, 20 төбәк бер баскычлы җирле үзидарә системасына (авыл советлары бетерелеп, район җирле үзидарәсе генә кала дигән сүз) күчкән, тагын 25е 2025 елдан күчәргә җыена. Шулай ук Крашенинников билгеләп үткәнчә, Татарстанның бу мәсьәләгә карата карашыннан чыгып, күчеш чорының 2035 елга кадәр озайтылачагын әйткән. Закон үзе 2027 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Исегезгә төшерәбез: кичә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов парламент утырышында әлеге закон проекты җәһәтеннән, ике баскычлы җирле үзидарә системасыннан бер баскычлысына күчәргәме-юкмы икәнлеген төбәкләр үзләре хәл итәргә тиеш, дип белдерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез