Татарстанның кайбер районнарында юеш кар көтелә

Бүген, 16 октябрьдә синоптиклар яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр көтелүен әйтә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Көндез явым-төшемнәр көтелми», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шулай ук республиканың бөтен территориясендә аязучан болытлы һава торышы һәм төньяк-көнбатыштан талгын җил саклана. Төнлә һаваның минималь температурасы +4..-1 градус булачак. Көндез термометр баганалары +2..+7 градуска кадәр күтәреләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

һава торышы яңгыр кояш кар погода юеш кар

Көн хәбәре