Татарстанның кайбер районнарында котыру авыруы аркасында карантин кертелде: зыян күрүче кеше бар

Алабуга районының Черкасово авылында котыру авыруы аркасында карантин кертелде. Бәйдән ычкынган эт хуҗасына ташлана һәм ике-өч көннән соң овчарка үлә. Ә анализлар котыру авыруы булуын раслый, дип хәбәр итә «ТНВ» телеканалы.

Эт хуҗасы вирусны кыргый төлкеләр алып килергә мөмкин, дип саный. «Бездә төлке күп. Көндез алар күренми, ләкин кичләрен алар еш киләләр», – ди зыян күргән хатын.

Төлкеләрнең артуын белгечләр дә раслый. Элегерәк ерткычлар котыру чыганаклары табылганчы атылса, бер ел элек ветеринария кагыйдәләре үзгәрде һәм хәзер ату инфекция теркәлгәннән соң гына мөмкин.

Профилактик чаралар дәвам итә: елына ике тапкыр кыргый хайваннар өчен ораль вакцина куялар. Йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарын вакцинацияләү карантин зонасында гына түгел, ә бөтен Алабуга районында үткәрелә. Мальцево авылында белгечләр мөгезле эре терлеккә дә прививка ясаган.

Карантин шулай ук Зәй һәм Сарман районнарында кертелде, анда йорт этләре һәм урам мәчеләрен зарарлау очраклары теркәлде. Карантин турындагы указга район башлыгы кул куйды. Хайваннар ярминкәләр һәм  күргәзмәләр, шулай ук авыру һәм вируска дучар булган хайваннарны дәвалау тыела.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре