Газетага язылу

Татарстанның кече шәһәрләренә туристлар агымы 13%ка арткан

Җылы көннәр җитү белән, Татарстанның кече шәһәрләре һәм районнары туристлар арасында сизелерлек популярлашкан.

Иң зур үсеш Болгар шәһәрендә күзәтелә – туристлар саны кыш белән чагыштырганда 35% ка арткан. Борынгы тарихи мирас һәм дини объектлар шәһәрне иң популяр юнәлешләрнең берсенә әйләндерә.

Икенче урында — Тәтеш шәһәре, анда туристлар агымы 32% ка арткан. Бу күрсәткеч шәһәрнең уникаль географик урнашуы һәм сәүдәгәрләр мирасы белән бәйле.

Шулай ук уңай динамика башка шәһәрләрдә дә күзәтелә: Буа – +27%, Менделеевск – +22%, Алабуга – +20%, Иннополис – +18%.

Соңгы вакытта авыл туризмы да актив үсә. Аеруча түбәндәге юнәлешләр популярлык казанган: Опушка бистәсе – +54%, Долгая Поляна авылындагы Молоствовлар утарлары – +44%, Тенкәләр – балык тоту һәм пляж ял урыннары – +40%.

Татарстан Россиянең иң популяр туристик төбәкләренең берсе булып кала. Туристлар илнең 75 регионыннан килә, ә иң активлары – Башкортстан, Чувашия һәм Идел буе төбәкләре.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре