Газетага язылу

Татарстанның М7 трассасы участогына яңа исем бирелде

Татарстанда М7 «Идел» автомобиль юлының Ижевск һәм Пермь шәһәрләренә илтүче участогы «Р243 Кострома – Шарья – Киров – Пермь, Ижевск шәһәренә илтүче юл, М12 «Көнчыгыш»ка (397+364 – 426+343 км)» дип үзгәртелде. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ижевск һәм Пермь шәһәрләренә илтүче юл Татарстанда 0+000 – 28+916 км аралыгында урнашкан, озынлыгы 28,9 км», – дип билгеләп үттеләр идарәдә.

Йөртүчеләрдән бу мәгълүматны сәфәрләрне планлаштырганда һәм махсус рөхсәтләр алуга гаризаларны рәсмиләштергәндә исәпкә алырга сорыйлар, дип хәбәр итә «Татар-информ».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре