«Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы җиңүчесе билгеле

«Казан Экспо»да узучы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының ябылу тантанасында “Татарстанның мәдәни башкаласы” бәйгесе җиңүчеләре дә билгеле булды.

Ел дәвамында «Татарстанның Мәдәни башкаласы» исеме өчен республиканың 45 районы көрәште. Бәйге нәтиҗәләре буенча:

3 урында - Чүпрәле, Саба, Бөгелмә районнары;

2 урында - Теләче, Аксубай, Кукмара районнары;

1 урында - Әтнә, Актаныш, Алабуга районнары.

Гран-прига һәм «Татарстанның мәдәни башкаласы» исеменә Арча районы лаек булды. Җиңүче районга 3 млн сумлык сертификат бирелде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре