Татарстанның мәдәният министры билгеләнде

Ирада Әюпова Татарстанның мәдәният министры вазифасына кабат билгеләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта карарны имзалады.

«Әюпова Ирада Хафизҗановнаны Татарстан мәдәният министры итеп билгеләргә», — диелә документта.

Ирада Әюпова республика министрлыгын ике елдан артык — 2018 елның апреленнән бирле җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Ирада Әюпова

Көн хәбәре