«Төп бурыч – тавыш бирүнең ачыклыгын һәм ышанычлылыгын тәэмин итү, сайлау процессын контрольдә тоту. Шуңа күрә һәр сайлау комиссиясендә бөтен территорияне максималь дәрәҗәдә колачлау өчен икешәр камера куелды», – дип сөйләде ул.
Шул ук вакытта Гонцов тавыш бирү серенең тулысынча гарантияләнүен ассызыклады. «Ягъни, тавыш бирү кабинасы эче видеокүзәтү астында түгел», – дип аңлатты ул.
Компания вәкиле сүзләренчә, 17 сентябрьдә кичке сәгать 6дан ук видеокамералар белән җиһазландырылган барлык участокларда видеоязма башланачак.
«Барлык мәгълүмат саклау өчен «болыт»ка тапшырылачак. Язма башлану белән, барлык камералар да автоматик рәвештә кабыначак. Татарстан өчен махсус прошивка ясадык, ул кеше катнашыннан башка гына, автоматик режимда видеоязманы эшләтеп җибәрә», – диде ул.
Электр энергиясе белән өзеклекләр кебек штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, камералар аккумуляторлар ярдәмендә эшләвен дәвам итәчәк, ә мәгълүмат каты дискларга язылачак, дип билгеләп үтте Гонцов. «Ягъни, без видеоагымны өзлексез яздыруны тәэмин итәбез», – диде ул.
Электр энергиясе торгызылганнан соң, камера гадәти режимда эшләвен дәвам итәчәк, дип өстәде компания вәкиле.
«Сайлау процессы тәмамлангач, камералардан алынган барлык видеолар «болыт» белән синхронизацияләнәчәк», – дип искәртте.
Видеоязмаларга Татарстанда ачылачак Иҗтимагый күзәтү үзәге, шулай ук сәяси партияләр һәм Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкиле керә алачак, дип ачыклык кертте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
«Ягъни, сайлауларны күзәтергә мөмкинлеге булган кешеләр даирәсе киң. Алар ситуацион үзәктә хәлләрне тикшерә һәм ниләр булып үткәнен аңлата алачак», – дип йомгаклады ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез