Алабуга, Зәй һәм Сарман районнарында котыру чире буена карантин кертелгән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тиешле указларга кул куйган.
Шулай итеп, чир белән йогышлану чыганаклары булып танылган:
– Алабуга районы Лекарево авыл җирлегенең Лекарево авылында урнашкан шәхси ярдәмче хуҗалык (адресы: Комаровка ур., 8 й.);
 – Зәй районы Аксар авыл җирлегенең Перцовка авылында урнашкан шәхси ярдәмче хуҗалык (адресы:Дачная ур., 39 й.);
 – Зәй районы Югары Шепкә авыл җирлегенең Югары Шепкә авылында урнашкан шәхси ярдәмче хуҗалык (адресы: Үзәк ур., 76 й.);
 – Сарман районы Чукмарлы авыл җирлегендә Чукмарлы авылыннан көньякка һәм Сәях авылыннан көнбатышка таба бер чакрым радиустагы территория.
Чикләү чорында мондый территориягә терлек караучы персоналны, ветеринарлар, чир чыганагын юк итүчеләр һәм җирле халыкны гына кертү рөхсәт ителә.
 Котыру авыруы йоктыруга шик төшкән соңгы терлекне чалганнан соң яки үләтне юк иткәннән соң 60 көн узгач кына карантин режимы алына.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез