Форум ел саен Россия һәм Беларусь парламентларының югары палаталары – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы һәм Беларусь Республикасы Милли Собраниесе Республика Советы эгидасы астында уза.
Форумда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан парламент делегациясе катнаша, аның составында – Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Евгений Варакин, Татарстан Республикасының Беларусь Республикасындагы сәүдә-икътисадый вәкиле Илһам Кашапов һәм башка рәсми затлар.

Бүген форумның секция утырышлары узачак. Республика парламент делегациясе әгъзалары «Региональ сәясәт – Союз дәүләте территорияләренең тотрыклы үсешен тәэмин итүнең төп коралы» секциясе эшендә катнашачаклар. Бүген үк Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы белән Минск өлкәсенең Столбцово районы арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турындагы килешүгә имза салыначак.
Иртәгә форумның пленар утырышы узачак, анда дәүләт хакимияте органнары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, Россия һәм Беларусь эшлекле даирәләре вәкилләре катнашачак.
Форумның төп бурычлары булып Союздаш дәүләтнең интеграция процессларын тирәнәйтү, Беларусь һәм Россиянең парламентара, сәүдә-икътисадый һәм гуманитар элемтәләрен ныгыту, эшлекле багланышларны киңәйтү, ике яклы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен үстерү тора, диелә ТР Дәүләт Советы хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез