Газетага язылу

Татарстанның салым хезмәте МАХта рәсми каналын булдырды

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе МАХ мессенджерында “Все о налогах в Татарстане/УФНС России по Республике Татарстан” рәсми каналын булдырган.

Канал ведомство эшчәнлеге турында кичекмәстән хәбәр биреп бару өчен билгеләнгән, һәм ул салым хезмәтенең “ВКонтакте”, “Одноклассники” социаль челтәрләрендәге аккаунтлары белән беррәттән, рәсми чыганак булып тора.

Яңа каналда салым законнары турында яңалыклар, белгечләрнең аңлатмалары, башка файдалы материаллар урнаштырылачак. Ведомствоның матбугат хезмәте учреждениеләрнең барлык хезмәткәрләрен, гомумән, салымнар белән кызыксынучы барча кешене каналга язылырга чакыра.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре