Татарстанның сәүдә үзәкләрендә флюорография узарга мөмкин

Бүген – 24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Анна Алешина әйтүенчә, акция кысасында Казан һәм Чаллының сәүдә-күңел ачу үзәкләре территориясенә күчмә флюорография аппаратлары урнаштырылачак.

Шулай итеп, мобиль пунктлар 25 мартта 09.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькәчә Казанның “Тандем” сәүдә-күңел ачу үзәге территориясендә эшләячәк. 26 мартта исә “Мега Казан” сәүдә үзәгендә 10.00-15.00 сәгать аралыгында тикшеренү узарга мөмкин булачак.

31 мартта 10.00дән 14.00 сәгатькәчә Чаллының “Омега” сәүдә үзәгендә урнаштырылган комплекста флюорография уздырылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре