Газетага язылу

Татарстанның шәхси хуҗалыклары 105,7 миллиард сумлык продукция җитештергән

Хәзерге вакытта Татарстанда 401 меңнән артык шәхси хуҗалык исәпләнә. Узган елда алар барлыгы 105,7 миллиард сумлык продукция җитештергән.

Бу – республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең өчтән бер өлеше (30,2 проценты). Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов әйтүенчә, сөтнең – 23, итнең – 22, бәрәңгенең – 85, башка яшелчәнең 64 проценты шәхси хуҗалыкларда җитештерелә. «Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның эш нәтиҗәсе илдә моңарчы күрелмәгән дәүләт ярдәменә бәйле. Быел Татарстанда аларга ярдәм итү өчен республика казнасыннан 612 миллион сум бирелде. Бүгенгә шуның 592 миллион сумы, ягъни 97 проценты тотылган», – диде ул Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында.

 

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре