Казан читендәге танк полигонында өлешчә мобилизациягә чакыручыларның өйрәнүләре дәвам итә. Көн саен йөзләгән кеше төрле кораллардан ату, саперлык һәм медицина ярдәме күрсәтү, танкка каршы тору алымнарын искә төшерә. Алар белән тәҗрибәле инструкторлар шөгыльләнә.
Татарстанның сугыш хәрәкәте ветераннары берләшмәсе җитәкче Рөстәм Равилов әле август аенда гына махсус хәрби операция зонасыннан кайткан. Өлешчә мобилизация аңа кагылмаган, әмма ул үз теләге белән тәҗрибә уртаклашырга килгән. “Махсус операциягә үз теләгем белән чыгып киттем. Яшь егетләр һәлак булганда читтә кала алмадык. Ватанны саклау безнең бурычыбыз, тәҗрибә дә бар”, – ди ул.
Полигонда өйрәнү узучы ир-егетләр бер көн эчендә берничә урында осталыгын арттыра. Хәрби әзерлек дәрәҗәләре дә төрлечә. “Әйтик, менә бу төркемдәге егетләрнең сугыш хәрәкәтендә катнашу тәҗрибәләре бар. Берәүләр – Чечняда, икенчеләре үз теләге белән Донбасста булып кайткан. Әмма Төньяк Кавказ белән Украинадагы хәлләр нык аерыла. Биредә нигездә артиллерия кулланыла. Диверсия-разведка төркемнәренең чит ил инструкторлары кулы астында яхшы әзерлек узганы күренеп тора. Безгә каршы ялланган кешеләр армиясе сугыша. Инглизләр, поляклар күп, грузиннар очрый, террорчылар ягына күчкән русча сөйләшүче сатлыкҗаннар бар”, – ди Рөстәм Равилов.
Татарстанның сугыш хәрәкәте ветераннары берләшмәсе җитәкчесе әйтүенчә, алар соңгы көннәрдә Россия Кораллы Көчләренең ныклы адымнарын тулысынча хуплый. “Мондый җавапны, актив хәрәкәтне күптән көттек. Кайсы гына ветераннан сорасагыз да, шулай дип җавап бирәчәк. Чөнки анда булдык, андагы фашизмның, нацизм ялчыларының ни кыланганын күрдек. Тыныч халык белән аралаштык. 8 ел эчендә ни генә күрмәгән алар! 35 яшьлек хатын-кызлар 70 яшьлек кыяфәткә килгән. Аларны күргәч, ничек битараф каласың. Бу фашизм юкка чыгарылырга тиеш”, – ди Рөстәм Равилов.
Фото: "Татар-информ"
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез