Танылган режиссер Айдар Җаббаров өйләнгән. 4 октябрьдә ул сөйгәне белән никах укытты.
Айдарның хатыны да сәнгать өлкәсенә якын кеше. Күңелле яңалык белән социаль челтәрләрдә Айдарның якын дусты, Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов бүлеште.
Айдар Җаббаров Эльвина Насыйбуллинага өйләнгән. Эльвина - "ТНВ" каналында "Һава торышы" алып барды, татар сериалларында төште. Ул Казан театр училищесын тәмамлаган.
Яшьләргә сәламәтлек, мәхәббәтле гомер телибез!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез