Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасы хәбәр итә.
«Игътибар! Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Зәй, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы кертелде. Иминлек чараларын күрү сорала», - диелә хәбәрдә.
Исегегезгә төшерәбез, бүген 4.08 сәгатьтә Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы кертелде. 5.33 сәгатьтә Казанда һәм Яшел Үзәндә шундый режим игълан ителде.
6.12 сәгатьтә Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских Яңа Спас районындагы җылылык-энергетика комплексы объектына Украина пилотсыз очкычлары һөҗүм итүе турында хәбәр иткән иде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез