75 яшендә танылган Казан рәссамы һәм дизайнеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Нестеренко вафат булды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рәссам белән хушлашу иртәгә, 14 майда, 10.00 сәгатьтә Кави Нәҗми урамы, 26а йорт адресы буенча булачак.
Владимир Александрович Нестеренко 1947 елның 2 февралендә Казанда туа. 1967 елда Казан сәнгать училищесының театр бүлеген, ә 1974 елда «мебель проектлау» белгечлеге буенча Мәскәү югары сәнгать-сәнәгать училищесын тәмамлый. 1982 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы була.
Рәссамның 75 еллыгына багышланган соңгы күргәзмәсе быел кыш Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә узды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез