Танылган Казан журналисты Анна Тарлецкая вафат булган. Аңа 47 яшь иде. Журналистның үлеме турындагы хәбәрне «Татар-информ»га бертуганы раслаган.
Анна Тарлецкая бик күп республика басмаларында, шулай ук озак еллар «Татар-информ»да корреспондент булып эшләгән. Соңгы эш урыны "Идел" журналында булган.
Журналист белән саубуллашу урыны хакында соңрак хәбәр ителәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез