Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның вафатына кырык көн узган. Бу хакта язучы, драматург, Резидә Шәрәфиеваның авылдашы, күршесе Равил Сабыр «Интертат»ка хәбәр иткән. Коръән мәҗлесе җырчының Минзәлә районы Наратлы Кичү авылындагы туган йортында үткән.
«Мәҗлескә Резидәнең авылдашлары, туганнары, иҗатташ һәм гаилә дуслары җыелган иде. Коръәнне Минзәлә районының имам-мөхтәсибе Рәмзил Садыйков укыды. Урам машина белән тулы иде. Төрле шәһәрләрдән дә дуслары кайткан. Чаллыдан җырчы Равил Галиев, Казаннан ярдәмчесе, «Әниемнең җылы кочагы», «Күңелләрдә тальян моңнары» тапшырулары режиссеры Раил Рамазанов, Әлмәттән мин килгән идем.
Якыннарының уздырган ашлары кабуллардан булсын, Резидәнең рухы шат булып, сөенеп ятсын», – дигән Равил Сабыр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез