Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакированың сөенечле яңалыгы бар

Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакировага мактаулы бүләк бирү турындагы карарны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

«Мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен вокалчы артист, «Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет  мәдәният учреждениесе сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы әгъзасы Шакирова Зөлфия Маскур кызын  «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале белән бүләкләргә диелгән документта. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре