Татарстанстат: кишер, кәбестә бәясе күтәрелгән

10-17 февраль көннәрендә, ягъни узган атнада, кишер, кәбестә һәм балалар өчен яшелчә консерваларына бәя арткан. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматлары сөйли.

Әйтик, кишер килосы 34,5 тән 35,4 сумга кадәр (3,3% ка ) кыйммәтләнгән. Кәбестә бәясе (3,8% ка) 43,3 сумнан 45,03 сумга кадәр арткан. Балалар өчен консервларга бәяләр 20 сумга диярлек - 693,51 сумга кадәр арткан.

Иң арзан продуктлар рәтенә макарон (1,27% ка - 73,3 сумга кадәр) керә. Ипи, сөт һәм тавыкларга бәяләр бераз төшкән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре