Бу хакта бүген «Татэнергосбыт» АҖ матбугат хезмәтендә «Татар-информ» га хәбәр иттеләр.
«Күп балалы гаиләләр, куллану күләмнәренә карамастан, электр энергиясен беренче диапазон бәясеннән файдаланалар. Моның өчен гаиләләргә күп балалы гаилә таныклыгын «Татэнергосбыт»ка җибәрергә кирәк. 2026 елның гыйнварында күп балалы гаилә таныклыгын 1074 кулланучы биргән», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Югары диапазонга эләкмәс өчен, татарстанлыларга ай саен һәм 25енә кадәр исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен вакытында тапшырырга, пломбалар өзелү, исәпкә алу приборлары эшенә тиешсезгә кагылмаска һәм электр җиһазларын рөхсәтсез тоташтыру очракларына юл куймаска кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез