Мәскәүдә, Россия оборонасын идарә итү илкүләм үзәгендә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга Россия Героеның “Алтын йолдыз”ларын тапшыру тантанасы узган. Батыр егетләр арасында Тәтеш районы Тоншерма авылыннан Михаил Марцев та бар.
Гвардия подполковнигы, диңгез пехотасы батальоны командиры Михаил Марцев моңа кадәр дүрт хәрби бүләккә: ике Батырлык орденына, “Ватан алдындагы казанышлар өчен” I һәм II дәрәҗә кылычлы ордены медальләренә лаек булган инде, дип яза “Татар-информ”.
“Югары дәрәҗәдәге бүләк шәхсән минеке генә түгел, бәлки миңа ышанып тапышырылган батальондагы барлык хәрбиләрнеке дә дип саныйм. Үз буйсынуымдагы һәрбер матроска, сержант, офицерга рәхмәт әйтәсем килә. Алар яу кырында авыр минутларда сынатмыйча, куелган бурычны лаеклы төстә үтәде”, – ди Михаил Марцев.
Миша 1988 елның 11 февралендә туган. Геройның әнисе Зоя Марцева сөйләп үткәнчә, балачакта тыныч холыклы булган, әмма әмер бирергә яратуы шәйләнгән. “Дальнобойщик” булырга хыялланган, иншаларында да шул хакта язган. Әмма мәктәптән соң хәрби хезмәткәр һөнәрен сайлаган. 2009 елда Советлар Союзы Герое маршал Рокоссовский исемендәге Ерак Көнчыгыш югары гомумгаскәр училищесын тәмамлаган. Кырымда Кара диңгез флотының диңгез пехотасы берләшмәсендә хезмәт иткән. Махсус хәрби операция башланганнан бирле СВО зонасында хезмәт итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез