Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов: «СВО зонасына ярты миллиард сумлык ярдәм озаттык»

Тәтеш районыннан махсус хәрби операция зонасына ярты миллиард сумлык ярдәм озатканнар. Бу хакта район башлыгы Рәмис Сафиуллов «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында әйтте.

«Без ярдәм озату эшен 2022 елда башладык. Тәүге тапкыр СВО зонасына 4 мартта бардык, 44 тонна йөк алып бардык. Хәзер гуманитар ярдәмнең күләмен исәпләмибез дә инде. Гомумән алганда, ярты миллиард сумлык ярдәм күрсәттек», – диде ул.

Аның әйтүенчә, баштарак кием-салым, продукция сатып алсалар, хәзер махсус техника да әзерләп җибәрәләр. «Быел 27 автомобиль озаттык», – диде ул.

Район башлыгы хәрбиләрнең гаилә әгъзалары да даими ярдәм үзәгендә булуын искәртте. «Һәр гаилә белән аралашып торабыз, кирәкле бөтен ярдәмне күрсәтәбез», – диде Рәмис Сафиуллов.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре