«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары итеп Диана Василова билгеләнде. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
Василова 1989 елның 18 маенда Казанда туа. 2011 елда «Журналистика» белгечлеге буенча Казан федераль университетын тәмамлаган.
Василова хезмәт эшчәнлеген 2009 елда «Татарстан» ДТРК телевидениесенең мәгълүмати программалар хезмәте корреспонденты вазифасыннан башлый. 2018 елда ул «Татарстан» ДТРК мәгълүмати программаларын алып баручы була. 2019 елдан 2025 елга кадәр «Татарстан» ДТРК мәгълүмат программалары хезмәте башлыгы урынбасары вазифасын башкара.
Хезмәт эшчәнлеге чорында ул Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы, «Татарстан» ДТРК Мактау грамотасы һәм «Татмедиа» РА Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез