«Татмедиа» агентлыгының йомгаклау коллегиясендә: «Лайк» белән «хайп»ка гына алданмаска»

«Лайк» белән «хайп»ка гына алданмаска, Ватан турында онытмаска, әйткән, язган сүзеңә, күрсәткән эшеңә хуҗа була белергә. Матбугат тармагы вәкилләренә әнә шундый бурыч куелды. Хәер, иске яңа бурычлар бу. 2024 ел медиа өлкә өчен нинди булган да, алга таба ничек эшләргә? «Татмедиа» агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында узган елга нәтиҗә ясалды.

Үлчәүгә салып булмаса да, ел җиңел булмады. Моны «Татмедиа» агентлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәев тә әйтте. Үзәктә ватанпәрвәрлек темасы иде. Моңа өстәп кешенең рухын да кайгыртасы, мөһим халыкара чаралар турында да яктыртасы, Гаилә елына да игътибар бирәсе, сайлау кампанияләрендә катнашасы, күпмилләтле республиканың яшәеше турында да онытмыйсы. Кыскасы, матбугат вәкилләренә эш күп иде.

– 2024 елда ватанпәрвәрлек темасы республиканың мәгълүмати кырында үзәктә торды. Статистика күрсәткәнчә, матбугатта бу темага 83 меңнән артык материал әзерләнгән, аларны караулар саны – 137 миллионнан артыграк, – диде Айдар Сәлимгәрәев, сүзләрен сан белән дәлилләп.

Мәгълүм булганча, быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Журналистларга бу җәһәттән дә җиң сызганып эшләргә кушылды.

Иске яңа «авырткан җир» булып кадрлар кытлыгы мәсьәләсе кала бирә. Айдар Сәлимгәрәев журналистика өлкәсендә дә аны кискен дип атады. «Монда вакансияләр саны башка тармакларга караганда күбрәк», – ди ул. Хәл итү чарасы буларак агентлыкның югары уку йортлары белән хезмәттәшлеге телгә алынды. 5 ел эчендә Казан федераль университетында журналист белгечлеген 1512 студент алган. 5 ел эчендә медиа тармагында 897 кеше эшкә урнаштырылган. Матбугат кырының үзгәрүчән булуын исәпкә алсак, аңлашыла инде, бу гына җитми.

Гомумән, утырышта уйлап эшләргә, ашлыкны кибәктән аерырга, ялганга каршы торырга, аудиториягә мәгълүматны тапшыру юлларын киңәйтергә кирәклеге турында әйтелде. Караш башка, эш шул ук, кыскасы. Каләм генә тутыкмасын!

Мөнәсәбәт

Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе:

– Матбугат вәкилләренең бурычы – Татарстанда тормышка ашырыла торган эшләрне вакытында, дөрес итеп сөйләү, күрсәтү, яктырту, республикабызның дүрт миллионлык халкына җиткерү. Гомумән алганда, 2024 елда куелган бурычлар үтәлде. Әле нинди авыр чорда! Әмма безнең өчен җиңел вакыт булганы да юк. Авыр заманнарда да журналистлар халык, хакимият белән бергә булды. Сезнең аркылы безнең сүзебез дә халкыбызга барып җитте.

Әсгать Сәфәров, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе:

– Чын журналистика ул – иң элек сенсация артыннан куу түгел, ә җәмгыять алдында җаваплылык. Җиңел чорда яшәмибез. Ялган мәгълүмат дошманнар кулында коралга әверелә. Шуңа күрә матбугат алдына мәгълүмат бирүдә объективлыкны да, оперативлыкны да сакларга, әмма коткы таратмау бурычы куела. Заводларда техник яктырту җиһазларын да фотога төшереп, «янгын чыккан» дип язып, социаль челтәрләрдә тараталар. Теләсә кайсы мәгълүматны социаль челтәрләрдә чыгарганчы бу мәгълүмат кемгә ярдәм итәчәк, кешеләргә ничек йогынты ясаячак, җәмгыять өчен куркынычмы, юкмы, дигән сорау бирү мөһим. Моңа җаваплы карагыз.

 Татарстан матбугаты саннарда

321 басма мәгълүмат чарасы

57 телеканал һәм телетапшыру

62 радиоканал һәм радиотапшыру

233 полиграфия хезмәтен күрсәтүче оешма

6 мәгълүмат агентлыгы

202 электрон басма мәгълүмат чарасы

Матбугатка язылу

(Үзәк, республикакүләм, район басмаларына язылу)

Гомуми тираж (2024 елның беренче яртыеллыгы) – 646 973 данә

Гомуми тираж (2025 елның беренче яртыеллыгы) – 584 215 данә (–9,7%)

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре