Газетага язылу

«Татмедиа» Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевкә 55 яшь

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бүген 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

«Татмедиа» Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевкә 55 яшь

Хөрмәтле Айдар Сәетгәрәй улы!

«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе исеменнән юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, чиксез энергия һәм җан тынычлыгы телибез. Эшегездә яңа казанышлар, гаиләгездә муллык һәм иминлек булсын. Безнең белән һәрвакыт аңлашып, киңәш биреп яшәвегез өчен рәхмәт.

Айдар Сәлимгәрәев 1971 елның 3 августында Мөслим авылында туган, 1994 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган, «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә – өлкән редактор, «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» коммуналь учреждениесе директоры булып эшләгән.

2006-2008 елларда – «ТР «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы» дәүләт учреждениесенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы һәм генераль директор урынбасары.

2008-2012 елларда - «Татмедиа» ААҖ генераль директоры урынбасары һәм генераль директор.

2015 елда Айдар Сәлимгәрәев ТР Президенты Департаменты җитәкчесенең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары вазифасын били, ә 2018 елның февраленнән Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының мәгълүмати-аналитика идарәсе башлыгы булып эшли.

2019 елның 23 сентябреннән «Татмедиа» Республика агентлыгын җитәкли. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре