Бүген «Татнефть» компаниясе коллективы «Фидакяр хезмәт өчен» ордены белән бүләкләнде. Югары бүләкне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак тапшырды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин.
«Биредә булуыма һәм компаниянең юбилее уңаеннан Россия Президентының әлеге бүләген тапшыруыма шатмын. Мин 75 еллыкның юридик яктан апрельдә булуын беләм, ә бүген апрель түгел, әмма юбилей ел буе уза», – дип белдерде Новак.
Ул искәртеп үткәнчә, 1948 елда Ромашкино ятмасы ачыла, ул әлегә кадәр сыйфатлы һәм ышанычлы рәвештә файдаланыла. «10 миллиард тоннадан бары тик 3,5 миллиарды гына чыгарылган, һәм алда әле – тулы бер чор, шуңа күрә алда ким дигәндә ике тапкыр зуррак юбилей булачак дип әйтергә мөмкин», – дип искәртте Новак.
Ул шулай ук 60нчы елларда Татарстанның нефть чыгару буенча илдә лидер булуын әйтте - барлык нефтьнең өчтән бер өлеше республикада табылган.
«Хәзер илдә нефть чыгару арту белән бу өлеш кимеде, әмма Татнефть Россиядә алдынгы компанияләрнең берсе булып кала», – дип сүзен төгәлләде вице-премьер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез