Тәүге тапкыр Татарстаннан Мисырга арпа озатылган

“Горький тимер юлы” Кукмара станциясеннән чит илгә арпаның тәүге партиясен озаткан. Йөкнең гомуми авырлыгы – 3,4 мең тоннадан артыграк. Бу хакта “Татар-информ” “Горький тимер юлы”ның Казан төбәге матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Грузовой экспресс” дүрт көннән соң Төньяк-Кавказ тимер юлының Новороссийск станциясенә килеп җитәчәк. Ашлык шуннан диңгез транспорты белән Мисырга озатылачак.
Моңа кадәр Кукмара элеваторының инфраструктурасы төзекләндерелгән. Аерым алганда, шпаллар алыштырылган, күчергеч уклар торгызылган, вагоннар өчен яңа үлчәүләр урнаштырылган.

“Грузовой экспресс” проекты составлар формалаштыру, өстәмә йөкләр җибәрү мөмкинлеге бирәчәк. Шәмәрдән станциясендә составка җирле икмәк предприятиесе продукциясе төялгән вагоннар өстәләчәк.

Башлангыч этапта тимер юл аша һәр ай саен ашлык төялгән 48гә якын вагонны озату күздә тотыла.

Киләсе рейс Октябрьск тимер юлы тарафына планлаштырылган. Шуннан соң йөк төньяк-көнбатыш диңгез портлары аша экспортка озатылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре