14 сентябрь – бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан территориясендәге барлык сайлау участокларында электр энергиясенең өстәмә чыганаклары булдырылачак. Вице-премьер – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко электр энергиясе иминлеген тәэмин итү штабы утырышында шулай дип белдерде.
Утырышта Татарстан Рәисен сайлауга җәлеп ителгән электр энергиясе объектларының ышанычлы һәм өзлексез эшен гарантияләү чаралары каралды. Авария килеп чыккан очракта сайлау комиссияләре белән берлектә эшләү, көч һәм средстволарның әзерлеге мәсьәләләре игътибар үзәгенә алынды.
Олег Коробченко басым ясап әйткәнчә, электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү сайлау чорында энергетиклар өчен өстенлекле бурыч булып тора.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез