• Фото: видеодан скриншот

“Тавышына гашыйк булдым”: Гөлназ Асаева видеода күргән егетне "үзенеке иткән"

Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Асаева йокысыз төненең командасына бик шәп егет табарга ярдәм итүе турында социаль челтәрләрдә сөйләде. Җырчы үзе әйткәнчә, күптән түгел генә иртәнге бишкә кадәр аның күзенә йокы кермәгән. Йоклый алмыйча социаль челтәрләрдә “актарынып” ятканда, бер егетнең баянда уйнап җырлаган видеога юлыккан.


– Бер егеткә тап булдым. Баянда уйнап утыра – үзе уйный, үзе җырлый. 10 тапкыр карадым. Тавышына гашыйк булдым – шуның кадәр матур! Кем икән, кайда икән, исеме ничек икән, дигәнрәк уйлар туды. Бөтен җирдән аны эзләргә, социаль челтәрләрдәге сәхифәсен эзләргә керештем. Вадим Фәтхинуровтан (җырчының концерт директоры) номерын табуын сорадым. Ниһаять, без аның белән бүген телефоннан сөйләштек, студиягә очрашуга чакырдык. Хәзер ул безнең командада эшли! Искиткеч талант иясе! Мин бик шат! – дип сөйләп үткән Гөлназ.

Талантлы егет Әлфис Кәримов булып чыккан. Бу сезонда ул Асаева белән бергә эшләячәк. Оста баянчы һәм җырчы концертларга әзерләнә башлаган да инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре