Театр артистына бәйле куркыныч хәлләрдән соң елан чаккан очракта нәрсә эшләргә икәнен аңлатканнар

Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсендә Әлмәт драма театры актеры Динар Хөснетдиновка бәйле хәлләргә аңлатма биреп үткәннәр. Җиләк җыйганда, артистның кулына елан чаккан, дип яза “KazanFirst”.

Динар Хөснетдинов шул чакта Чаллы табибларының битарафлыгына шаккатып, шикаять юллаган. Артист әйткәнчә, ул Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Әмма аны кабул итмичә, травматология бүлегенә җибәргәннәр. Травматологиядә исә янә БСМПның кабул итү бүлегенә барырга кушканнар. Артист, ни эшләргә белми аптырап, 112 номерына шалтыраткан. Аннан исә Динарның мөрәҗәгатен шул ук БСМПга юллаганнар. Шуннан соң ул Әлмәткә киткән. Анда артистны хастаханәгә салганнар.
Чаллының Сәламәтлек саклау идарәсендә аңлатып үтелгәнчә, елан чаккан кешене 5 нче һәм 2нче шәһәр хастаханәләрендә дәвалыйлар. Шулай ук идарәдә билгеләп үтелгәнчә, артистка шәһәрнең шушы стационарларына барып күренергә тәкъдим ителгән булган.

– Елан чаккан очракта “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга тәкъдим итәбез. Медиклар, беренче ярдәм күрсәтеп, хастаханәгә алып китәчәк. БСМПда елан чагучыларны дәваламыйлар – профиле башка чөнки. Актерга “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәк иде, – дип билгеләп үтелгән Сәламәтлек саклау идарәсендә.

https://vatantat.ru/2025/06/173082/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре