Теләче егете иң яхшы тракторчы исемен яулаган

Татарстанда “BELARUS” газ-мотор ягулыгындагы тракторларны йөртү буенча беренче республика чемпионаты узган. Чемпионатка “МТЗ-ШОУ” исеме бирелгән, дип яза “KazanFirst”.

Ярышлар, бер үк төрле каршылыклар белән, 100 метрга якын озынлыктагы ике параллель мәйданчыкта узган. Анда катнашучылар 5 минут дәвамында фигуралы йөртү осталыгын, йөкне бер урыннан икенчесенә күчерү һәм юл билгеләрен үтәү осталыгын күрсәткән.

Чемпионатта Теләче районыннан Ильмир Галимов җиңгән. Арча районыннан Инсаф Шәрәфиев – икенче, Азнакай районыннан Эдуард Миңлегалин өченче урынга чыккан.

“МТЗ-ШОУ” чемпионаты тамашага гына әйләнеп калмыйча, Татарстанда тракторчыларның югары дәрәҗәдәге осталыгын, шулай ук заманча авыл хуҗалыгы техникасы мөмкинлекләрен күрсәтү мөмкинлекләре күрсәткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре