Теләче районының яңа башлыгы билгеле

Теләче районының яңа башлыгы булып Айрат Фәтхуллин сайланды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында узган район сессиясендә билгеле булды.

Районның элеккеге башлыгы Нәҗип Хаҗипов Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып сайланды. Бу вазыйфаны ул 2019 елдан бирле башкарды.
Айрат Фәтхуллин 1981 елда Саба районының Олы Мишә авылында дөньяга килгән. 2002 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. 2011 елдан бирле Теләче районы башлыгы урынбасары булып эшләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре