Мондый мөмкинлек укучыга “Реактор” бөтенроссия бәйгесендә җиңүе өчен бирелгән. Өч мең укучы катнашкан бәйгедә ул иң яхшы сиксән укучы арасына кергән.
– Әле менә кичә генә укудан кайттым. Ун көн дәвамында шактый гына белемнәр тупладым. Мәктәптә бары “5ле” билгеләренә генә укырга тырышам. Әмма минем өчен билге түгел, белем мөһим, –ди Теләче урта мәктәбе укучысы Диләрә. – Әгәр фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнмәсәм, мондый мөмкинлек эләкмәгән дә булыр иде. Обнинск шәһәренә баргач, ”Материаллар дизайны һәм тикшеренүе” юнәлешенә әңгәмә уздырдылар. Сайлап алгач, Карпов исемендәге Физика-химия фәнни-тикшеренү институтындагы мәйданчыкка җибәрделәр. Әлеге институтның Россиянең химия, физика, атом-төш медицинасы юнәлешләрендә эшләүче эре фәнни-тикшеренү үзәге икәнен беләм. Анда онкология чирләрен дәвалау өчен препаратлар эшлиләр. Заманча технологияләр белән таныштык.
Химиягә карата кызыксынулар Диләрәдә әлеге дәресләрдә башлана. Химик элементларны өйрәнеп, фән юлына кереп киткән. Диләрә май аенда “Сириус” үзәгендәге белем бирү сменасында да катнашкан икән. Монда химия фәненә кызыксынуы тагын да арткан. Шулай ук «Талантлар университеты» программаларында һәм «Большие вызовы» конкурсында үз көчен сынаган. Анда үсмерләр психологиясенә бәйле проект тәкъдим иткән. Билгеле, моның өчен биология, психология һәм медицинаны яхшылап өйрәнгән.
– Проектлар эшләп, кайчак төн җиткәнен дә сизми калам. Алдынгы мәгариф үзәкләренә баруым – тырышлыгым нәтиҗәсе. Әти-әниләрем, укытучыларым да булыша. Кызыксындырган сорауларга интернет, китап, укытучылар аша җавап табам. Алда БДИ көтә. Быел инде бар көчемне куеп, сынауларга әзерләнәсе булыр. Кайсы һөнәрне сайлаячагымны әлегә хәл итмәдем. Ни өчен дигәндә, мине техник, шул ук вакытта гуманитар юнәлешләр дә кызыксындыра. Шуңа күрә химик, математик буламмы, әллә юрист, тел белгече яки башкасымы – вакыт күрсәтер. Ел дәвамында күңелемә иң якынын сайлап бетерермен. Диләрә фикеренчә, замана яшьләренең төрле белем бирү программаларында катнашу мөмкинлеге зур. Бары курыкмаска гына кирәк. Үзе исә сан артыннан кумый. Күңеленә туры килгәннәрен сайлап алырга тырыша. Анда алган тәҗрибәне иң кыйммәтлесе дип саный. – Әле теләгәннәремә ирештем дип уйламыйм. Барысы да – алда. Яшьтәшләрем, сез дә үз көчегезне сынап карагыз. Нинди һөнәр сайлавыңны алдан белү мөһим түгел. Тора-бара үз юнәлешеңне таба алачаксың. Нәкъ менә алган тәҗрибә сиңа нәрсә кирәклеген аңларга ярдәм итә, – ди ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез