Теләчедән өлешчә мобилизация кысаларында хезмәттә булган якташларына гуманитар ярдәм һәм «Нива» машинасы алып барып тапшырдылар. Бу хакта район башлыгы Айрат Фәтхуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Өлешчә мобилизация кысаларында хезмәттә булган якташларыбызга гуманитар ярдәм һәм «Нива» машинасы алып барып тапшырдык. Әлеге изге эштэ катнашкан район халкына, җитәкчеләргә, өлкәннәргә, мәктәп укучыларына, гомумән өлешен керткән һәркемгә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Ил сагында булучылар да сәламнәрен, рәхмәтләрен җиткерде. Аларга җиңеп, тиз арада якыннары янына кайтырга насыйп булсын», – дип язган ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез