Теләчедә Салават Фәтхетдинов призларына көрәш буенча республика турниры башланды

Теләченең «Батыр» спорткомплексында җырчы, ТРның гер спорты федерациясе Президенты, автомобиль спорты буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Фәтхетдинов призларына көрәш буенча VIII республика турниры башланды. Бүген монда 2009 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр бил алыша. Бәйгегә Татарстан, Башкортостан һәм Марий Эл Республикасыннан 191 көрәшче килгән. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. 

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Эшне башларга җиңел. Иң мөһиме ул дәвамлы булсын. Киләсе елга да IX көрәш ярышларында күрешик», – диде Салават Фәтхетдинов кунакларны сәламләп.

Җырчыга Теләче муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

«Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре