Газетага язылу

Телефон аша нинди сүзләр ишеткәч сөйләшүне кичекмәстән туктатырга кирәклеге турында сөйләделәр

Телефон аша, акчаны, имештер, имин счетка күчерергә кирәклеге турында сүзләрне ишетүгә үк трубканы куярга кирәк.

Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Владимир Васенин “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән. Аның әйтүенчә, бары тик мошенниклар гына мондый сүзләр куллана. Бу дөньяда бернинди дә “имин счет” дигән әйбер юк.

“Мондый сүзләрне ишетүгә – ә алар сезнең өчен код сүзләре булып торырга тиеш –  сөйләшүне кичекмәстән туктатырга кирәк”, – дигән белгеч. Васенин билгеләп үткәнчә, банклар булдырган электрон түләү чаралары үзләре үк имин булып тора. “Әлбәттә, без үзебез үк кемнәргәдер юл ачмасак”, – дип аныклап үткән матбугат хезмәте җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез: 1 сентябрь алдыннан мошенниклар алдашуның яңа ысулын уйлап тапкан. Хәзер алар, акча урлау максатыннан, имештер, бәйрәмгә чәчәк сатып алу тәкъдиме белән хәбәрләр юллый башлаган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре