Газетага язылу

Телефон номерының мошенниклар кулына эләккәч нәрсә эшләргә икәнен аңлаттылар

Мошенниклар кайвакыт телефоннан бер тапкыр гына җавап биргән очракта да корбанын хәбәрләр яки шалтыратуларга “күмә”.

Очраклы гына түгел: әлеге номер кол-үзәкнең мәгълүматлар базасына эләккәнне яки “гамәлдә” дип билгеләнгәнне аңлата бу. “Российская газета” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып шул хакта яза.

“Мондый очракта аферистлар, кешенең нинди “әкияткә” ышанасын билгеләргә маташып, хәбәрләрендә бер үк вакытта төрледән-төрле “әкиятләр” сырлап карый. Хәбәрләр исә номерлар базасын сатып алган төрле мошенниклардан җибәрелергә мөмкин”, – дип билгеләп үтелгән министрлыкта.

Мәсәлән, аферистларның нәрсәләрнедер китереп бирү, пенсияне яңадан исәпләтү, медицина тикшеренүләре, өй чатлары. посылка, аккаунтларны, шул исәптән Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтны “ватулары” турында язуы бар.

Шуны белеп тору мөһим: кешенең нибары бар тапкыр чит номердан килгән шалтыратуга җавап бирүе, сылтама аша күчүе яки кемгәдер язып җибәрүе дә телефонына “һөҗүмне” барлыкка китерә.

Эчке эшләр министрлыгында искәртеп үтелгәнчә, шалтыратулар яки хәбәрләр “һөҗүменә” эләккән очракта, алардан котылу өчен мессенджерның “настройка приватности” бүлегендә үзегезгә шалтырату яки язу хокукына ия булучыларның даирәсен чикләргә кирәк.

Түбәндәге адымнарны ясарга:

* үзегезнең контактта күрсәтелгәннәрдән кала, башкаларга төркемнәр яки каналларга өстәүне тыярга:

* телефон номерын чит кешеләрдән яшерергә;

* телефон номеры буенча аккаунтны эзләү мөмкинлеген чикләргә;

* таныш булмаган номердан үзегезгә беренче булып язуны тыярга.

Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, мошенниклар мессенджер аша түгел, ә кәрәзле элемтә аша шалтыратканда, үзегез белән кызыксынуларын киметү өчен, кайвакыт 1-2 тәүлек телефонны алмау да җитә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре