2026 елгы дөнья чемпионатына сайлап алу уеннарына да кертелмәде. Беренче карашка гына футбол зур сәясәттән ерак тора шикелле. Чынлыкта ул – зур сәясәтнең состав өлеше. Быелгы ярышларда бу аеруча ачык күренде. Матчлар алдыннан фан-зоналарда да, стадионнарда да тамашачылар Фәләстыйн байракларын күтәрделәр һәм «Free Palestine!» («Азатлык Фәләстыйнга!») шигарьләрен яңгыраттылар. Мисыр–Австралия (1/16 финал) матчы тәмамлангач, Мисырның легендар һөҗүмчесе, хәзер тренер Хоссам Хәсән җиңүдән соң мәйданга Фәләстыйн байрагы белән чыкты һәм җиңүне мисырлыларга да, фәләстыйнлыларга да багышлавын әйтте. «Show Israel the Red Card» («Израильгә кызыл карточка күрсәтегез») дигән халыкара кампанияне яклап, баннерлар һәм плакатлар күтәрелгән очраклар еш булды.
Чемпион титулы өчен көрәштән төшеп калган Португалия җыелма командасы тренеры Роберто Мартинес постыннан китүен игълан итте. Португал җыелма командасының легендар уенчысы Криштиано Роналду, берничә тапкыр гол керткәннән соң маңгаен җиргә тидереп, шөкер сәҗдәсенә охшаган хәрәкәт ясады. Соңгы турнирдан соң ул дөнья чемпионатында инде уйнамаячагын белдерде.
Футбол һәм югары сәясәтнең аркау җепләре үзара үрелгән булуын Бельгия–АКШ җыелма командалары очрашу алдыннан Трампның FIFA президенты Инфантинога шалтыратуы да раслый. Алдагы уенда АКШ командасының иң яхшы һөҗүмчесе Балогунга судья кызыл карточка күрсәткән иде. Кызыл карточка алган футболчы шунда ук мәйданнан куыла; шул матчта инде кабат уйный алмый; аның командасы матчның ахырына кадәр бер уенчыга кимрәк составта уйный. Киләсе бер яки берничә матчка да кертелми. Бу юлы алай булмады, кагыйдә тупас бозылды. Трамп белән телефон сөйләшүеннән соң, Балогунның дисквалификациясе кире кагылды һәм ул хәлиткеч матчка кертелде. Трамп исә: «Бельгия безне җиңсә, мин моны, 2020 елгы сайлаулар кебек үк, алдан ук хәрәмләштерелгән дип әйтәчәкмен», – дип белдерде. Матчта шулай да Бельгия командасы җиңде. Әмма вакыйга дөнья сәясәтендә һәм спортында нинди кагыйдәләр өстенлек алуын күрсәтә. Мондый хәл беренче тапкыр гына түгел. Италиядә узган 1934 елгы чемпионат вакытында фашист Муссолини итальян командасы уйнаган матчта арбитрларны шәхсән үзе билгели һәм уен алдыннан аларга банкет оештыра. Нәтиҗәдә испаннар керткән тупны санамыйча, Италия җыелма командасына җиңү бүләк итәләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез