Телефонны “ватудан”, шәхси мәгълүматларны урлаудан саклау өчен катлаулы парольләр кулланырга, “ябык” экранда смс-хәбәрләр күрсәтүне тыярга, мөһим кушымталарга биометрик мәгълүматлар буенча гына керүне рөхсәт итәргә кирәк. Бу хакта “ТАСС” белгечләр сүзләренә таянып яза.
Урланган яки “ватылган” телефон – бик кирәкле гаджетны югалту гына түгел. Мондый очракта аферистлар банкка кереп акча күчерергә, Дәүләт хезмәтләре порталы аша микрозаймнар алырга, социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аша аккаунтларны урларга, электрон почта ярдәмендә, бәясен кичектереп түләү шарты белән, товарларга заказ бирү өчен маркетплейслардагы аккаунтларга керергә мөмкин, ди белгечләр.
Телефонны блокировкадан алу өчен катлаулы пароль – алты символдан күбрәк пароль кулланырга, парольләрне браузерда автомат рәвештә сакламаска киңәш ителә.
Әлбәттә инде, телефонны беркайчан да күз-колаксыз калдырмаска кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез