Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Хатын-кыз, министрлыкның Түбән Кама районы буенча идарәсе дежур частенә мөрәҗәгать итеп, банк карталарыннан акчасының юкка чыгуы турында сөйләгән. Башлангыч мәгълүматларына караганда, аферистлар вируслы кушымта аша аның счетларына “кергәннәр”. Шул рәвешле бер картасыннан – 73 мең сумнан, икенче картасыннан – 46 мең сумнан күбрәк урлаганнар. Хатын-кыз барлыгы 119 855 сум акчасын югалткан. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
Оператив-эзләү чаралары үткәрелә. Эчке эшләр министрлыгы тагын бер кат искә төшерә: шикле чыганаклардан кушымталар урнаштырмагыз, шикле сылтамаларга кермәгез һәм банк картасы мәгълүматларын беркемгә дә тапшырмагыз. Карталар буенча финанс операцияләре турында мәгълүматларны даими тикшерегез. Акчагыз юкка чыкса, кичекмәстән картаны ябып, 102 телефоны аша полициягә мөрәҗәгать итегез.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез