Газетага язылу

Теплицада күпме кар булырга тиеш? «ВТ» укучысы соравына белгеч җавабы

Кар кирәкме?

Без ел саен яз көне, дым булсын дип, теплицага кар ташыйбыз. Күршем исә, моны кыштан ук эшләргә кирәк, болай эшләүнең файдасы күбрәк, ди. Ул, беренче кар явуга.ң теплицасына әз-әзләп кар кертеп бара. Ничек яхшырак? Теплицада күпме кар булырга тиеш?

Гөлфинә ХӘЙРУЛЛИНА, Әтнә

 

Россия авыл хуҗалыгы үзәге федераль учреждениесенең Татарстан буенча филиалы матбугат хезмәте:

– Теплицага кар тутырырга кирәкме? Әлбәттә, әйе. Моны язны көтмичә үк эшләргә кирәк. Чөнки кар туфракны туңудан саклый, шулай ук дым да туплый. Кар астында һава температурасы плюс тамгасына үзгәргәч уяна башлаячак микроорганизмнар яхшырак үрчи. Болардан тыш, үсемлекләр өчен кар суы краннан аккан суга караганда күпкә файдалырак. Шуңа күрә кар тутырган теплицада уңыш та яхшырак булачак. Теплицага карны көз ахыры-кыш башында ук ташый башласагыз, үсемлекләр өчен файдалы микрофлораны саклап калачаксыз. Дөрес, көзге уңышны җыеп алганнан соң, туфракны корткычлардан яхшылап эшкәртү дә мөһим. Ә февральдә яки аннан да соңрак ташыган кар дым сакларга гына ярдәм итәчәк. Теплицада кар катламының биеклеге ярты метрдан да кимрәк булырга тиеш түгел.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре