Теракт оештырырга җыенган 4 кешенең эзенә төшкәннәр

Ир-атларда кулдан эшләнгән шартлаткыч җайланмалар, утлы корал табыла.

Ставропольдә дүрт Украина милләтчесе кулга алынган. Федераль куркынычсызлык хезмәте хәбәр итүенчә, алар административ объектта теракт оештырырга җыенуда гаепләнә.

Гаепләнүчеләрнең барысы да Украина милләтчелеге идеологиясе тарафдарлары. Ир-атларда кулдан ясалган шартлаткыч җайланмалар, утлы корал, шулай ук массакүләм тәртипсезлекләр оештыруга багышланган әдәбият табылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре