“Тере” акчадан мәҗбүри төстә цифрлы акчага күчерүләренә ачыклык керткәннәр

Россиядә яшәүчеләрне, имештер, “тере” акчадан цифрлысына мәҗбүри күчерү турында хәбәрләр пәйда була башлаган. Үзәк банк вәкиле “РБК” хәбәрчесенә белдергәнчә, чынбарлыкка туры килми бу, виртуаль акчадан үз теләгең белән генә файдаланырга мөмкин булачак.

“Соңгы вакытларда, чыннан да, мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә цифрлы сум турында бик күп имеш-мимеш тарала башлады. Кагыйдә буларак, мондый хәбәрләр авторлары, кешеләрдә ышаныч, курку хисе уяту өчен, ниндидер законнар яки норматив-актлардан өземтәләр дә китерә, әмма аларның цифрлы сумга бернинди дә кагылышы юк”, – дигән Үзәк банк вәкиле.

Аның сүзләренә караганда, цифрлы сумнар “тере” акчага һәм картадагы электрон акчага өстәмә рәвештә генә чыгарылачак, әмма аларны алыштырмаячак. Моннан тыш акчаның яңа формасыннан файдалану кешенең үз ихтыярына бәйле булачак.

Шул ук вакытта хәзерге вакытта цифрлы сумнан файдалану мөмкинлеге юк әле. Аны быел җәй аеннан чыгара башлау күздә тотыла.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә 2023 елның 1 августыннан цифрлы сумны гамәлгә кертү турында закон үз көченә керде. Цифрлы валютаны сынауның беренче этабы 15 августтан башланды. Барлыгы 600 кеше цифрлы сумнарда акча янчыклары ачкан булып чыкты. Ул вакытта цифрлы сумнарны бер-береңә җибәрү һәм 30 сәүдә ноктасында түләү өчен файдаланырга мөмкин иде. Эксперимент илнең 11 шәһәрендә, шул исәптән Казанда үткәрелде.

Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина белдергәнчә, цифрлы сум, уңышлы сынап каралган очракта, 2025 елның июлендә үк массакүләм төстә гамәлгә кертелергә мөмкин. Белгечләр күздә тотканча, ул үзенең өстенлекләре ярдәмендә 5-7 ел эчендә тормышыбызда гадәти әйбергә әйләнәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре