Роскомнадзорда (РКН) теркәлмәгән каналларның постларын үзләренең аккаунтларына күчереп урнаштыручыларга быел көзен штрафлар булдыру күздә тотыла. Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә комитеты рәисе урынбасары Антон Горелкин шулай дип белдергән. Бу хакта “ТАСС” яза.
Аның әйтүенчә, хәзер әлеге мәсьәлә төрле яклап карала. Роскомнадзорда теркәлүгә этәргеч бирү өчен нәкъ менә шундый җаваплылык чарасын кертү таләп ителә, дигән ул.
Гамәлдәге законнар нигезендә, язылучылары 10 меңнән артыграк булган блогерлар үзләренең каналларын Роскомнадзорда теркәргә тиеш. Теркәмәсәләр, реклама урнаштыру хокукыннан мәхрүм ителәләр. Горелкин сүзләренә караганда, Монополиягә каршы федераль хезмәт, язылучылары 10 меңнән артыграк булып та, әле һаман теркәлмәгән блогерларның каналларында реклама урнаштыручыларны штрафка тарту хокукы алган да инде. Штраф күләме 500 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез