Терлек саны иң күп кимегән районнар билгеле

2023 елда авыл хуҗалыгы оешмаларында эре мөгезле терлекләр саны 3 процентка, ягъни 19 мең башка кимегән. Тискәре динамика 27 районда күзәтелә. Бу турыда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегиясендә билгеле булды.

– Узган елларда без терлекләрне сәламәтләндердек, авыру, аз сөт бирә торган сыерларны юк иттек. Шулай ук соңгы өч елда республикага 51 мең токымлы таналар алып кайттык, - диде Марат Җәббаров.
Тик терлекләрнең санын максатчан киметкән хуҗалыклар да бар. Алар: Яңа Чишмәдәге “Агро-Основа” һәм Козлов крестьян-фермер хуҗалыгы, Буадагы “Заря”, Апастагы “Мол Апас”, Азнакайдагы “Марс”, Актаныштагы “Тамыр”, Актаныш, Биектаудагы “Серп и Молот” хуҗалыклары.
– Терлекләр санын киметеп, без бу авылларның киләчәген куркыныч астына куябыз. Башлыкларга һәм инвесторларга мөрәҗәгать итәм: сезнең артыгызда бөтен бер территорияләр, һәм сезнең социаль җаваплылык шулай ук югары. Терлекчелек фермалары – авыл халкы өчен төп эш урыны. Малларның баш санын киметеп, без әлеге авылларның киләчәген шик астына куябыз, – дип басым ясады Марат Җәббаров һәм район башлыкларына, инвесторларга фермаларга эзне суытмаска кушты.

Терлекләр иң күп кимегән районнар: Яңа Чишмә районында – 10 мең, Кама Тамагында 8 мең баш сыерга кимегән. Ә Спас районында – барлык терлекнең 50, Чирмешән районында – 20 проценты юк ителгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре