Газетага язылу

Теш табибларыннан ни өчен анестезия куллануның таләп ителәчәген аңлаттылар

Россиядә 1 октябрьдән Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа боерыгы үз көченә керә.

Документта күздә тотылганча, тешен дәвалаучыда авырту хисе барлыкка килсә, стоматолог, телиме-теләмиме, анестезия кулланырга тиеш. Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Леонов «Российская Газета» хәбәрчесенә аңлатып үткәнчә, авыртудан курку сәбәпле стоматологка вакытында күренмәүчеләрне киметүгә юнәлдерелгән бу.

Әлегә анестетик куллануны табиб үзе хәл итә. «Ягъни белгеч авыртуга түзәргә өндәсә дә, бу нормаль хәл санала», – дип аныклап үткән Леонов.

Хәзер исә теш табибының гамәле авырттырса, ул, һичшиксез, анестетик кулланырга тиеш булачак.

Комитет рәисе билгеләп үткәнчә, нәкъ менә авыртудан курку сәбәпле күпләр стоматологка вакытында күренми. Шуңа күрә авыру көчәя.

Аның фикеренчә, яңалык тешләрне вакытында дәвалап, авыз куышлыгы сәламәтлеген саклау мөмкинлеге бирәчәк.

«Хәзер исә бернидән шикләнмичә теш табибына күренергә мөмкин булачак, чөнки ул аз гына авырткан очракта да анестезия кулланачак», – дип йомгак ясаган сүзенә депутат.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре