Газетага язылу

Теш табибы куе чәйнең һәм газлы эчемлекләрнең зыяны турында искә төшерде

Куе чәй тешләрдә пигмент калдырырга мөмкин, ә кәнфитләр кариес үсеше куркынычын арттыра. Бу хакта теш табибы, хирург, имплантолог, ортодонт Арам Давидян искә төшерде, дип яза «Татар-информ».

«Әче леденецлар эмальгә зыян китерергә мөмкин. Бу газлы эчемлекләргә дә кагыла. Төче газлы эчемлекләр шикәр һәм кислоталарның кушылуы белән куркыныч. Әмма шикәрсез эчемлекләр дә кислоталы булу сәбәпле, эмаль эрозиясен китереп чыгарырга мөмкин», – дип белдерде эксперт «Радио 1» журналисты белән әңгәмәсендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре